Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында “Кеше хокуклары һәм ирекләре: теория һәм юридик практика мәсьәләләре” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференцияне Россия суд эшчәнлеге академиясе (Казан филиалы) һәм “Яшь юрист” студентлар фәнни берләшмәсе оештырды.
Узган атнада Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды үтте. Чаралар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Съезд эшендә галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре катнашты.
Кичә ТР Юстиция министрлыгында ачык аукцион узды: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләү максатларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләрен тасвирлау.