ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
“Автономияле учреждениеләр турында” Федераль закон көченә кергән көнннән бер елдан азрак вакыт үтте, ә Татарстан Республикасында инде унлаган шундый учреждение актив эшкә тотынды. Әлеге күрсәткеч буенча безнең республика Россия Федерациясендә иң алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүнең  сыйфатын күтәрү өчен билгеләнгән автономияле учреждениеләр бигрәк тә мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, физик культура һәм спорт өлкәләрендә төзелгән.

12
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Россиядә Конституция көне. РИА “Новости” искә төшереп үткәнчә, 14 ел элек (1993) бөтенхалык тавыш бирүе барышында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән иде (1994 елдан алып 2004 елга кадәр бу көн дәүләт бәйрәме иде).
Җәмәгать судьялары институтының, шулай ук гомумән судьяларның гомумән алганда халык өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен социаль әһәмиятен бәяләп бетермәү авыр. Суд эшчәнлегенең вазыйфасы үзгәрде. Күбрәк җәза бирүчедән ул гражданны - аның шәхесен, мәнфәгатьләрен һәм ирекләрен яклау чарасына әверелде. Моннан чыгып, суд эшчәнлегенең мөһим бурычы булып һәркемнең дә бозылган хокукларын яклый алу тора.
12 декабрьдән алып азык-төлек продуктларын җитештерүчеләр, әгәр геннар белән модификацияләнгән компонентлары саны продукт авырлыгының 0,9 процентыннан артып китсә, үзләренең продукцияләрендә моны мәҗбүри күрсәтергә тиеш булалар. Бу приборлар ярдәмендә күзәтеп була торган минимум. Мондый тәртипне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның яңа нормасы кертә. Азрак булса, бу хакта законлы нигездә хәбәр итмәскә мөмкин була.

11
декабрь, 2007 ел
сишәмбе
ТР юстиция министры М.М.Корманов ТНВ телеканалында Кеше хокукларын яклау көненә багышланган тапшыруда катнашты.
ТНВ редакциясе халыкны сораштырды, аларга ул “Кайсы өлкәдә кеше хокуклары якланмаган?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Сораштыруга нәтиҗәләр чыгаргач, халыкның күпчелек очракта торак, мәгариф, шулай ук чиновникларның халыкка карата мөнәсәбәте өлкәсендәге хәл ителмәгән проблемалары белән очрашуы ачыкланды.
2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру буенча чаралар кысаларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 12 февралендәге 192-р номерлы күрсәтмәсен үтәү максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актлары электрон китапханәсе” төзүне һәм эшләвен тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
Кичә Кремльдә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев рәислегендә Казан шәһәренең Генераль планы турында фикер алышу буенча эш киңәшмәсе үтте.

10
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
Федераль закон хәзерге замандагы социаль-икътисадый шартларда массакүләм спорт, югары казанышлы спорт үсешен, шулай ук спорт резервын әзерләүне тәэмин итүче кирәкле хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру өчен билгеләнгән.
Югары суд мөһим карар чыгарды. Ул илнең барлык тикшерүчеләренә граждан кәрәзле телефоныннан кемгә һәм кая шалтыратканын белергә кирәк булганда суд санкциясен алырга йөкләде. Сүз “органнарга” кәрәзле телефоннар шалтыратулары төшермәсен бирү турында бара, элек аны кәрәзле компанияләр бары “таныклык” күрсәткәндә генә бирәләр иде. Шәхси сөйләшүләр сере кебек нечкә эшләрдә “органнарның” үзбелдеклеге тыелды.

8
декабрь, 2007 ел
шимбә
СССР составында булган дәүләтләрдән РФга килгән һәм яшәү урыны буенча 2002 елның 1 июленә РФда теркәлгән яисә РФда вакытлыча яшәү өчен рөхсәт яки тору кәгазе алган СССР гражданлыгы булган гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил гражданнары гадиләштерелгән тәртиптә РФ гражданлыгын алу вакыты 2009 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International