Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда бер төркем, аерым алганда, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектлары турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов парламент тыңлауларында катнашты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча үтте.
2007 елның 28 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтендә 625 номерлы карар чыкты, анда беренчел тикшерү органнары, башлангыч тикшерү органнары яки суд билгеләве буенча җинаять суд эшләрен алып баруда яклаучы сыйфатында катнашкан адвокатның хезмәте өчен түләү катгый суммада, аерым алганда, бер көн катнашу өчен - 275 сумнан ким һәм 1100 сумнан да артык, ә эш көне булмаган бәйрәм көнендә яки ял көне булган көнендә, шулай ук төнлә катнашкан өчен 550 сумнан ким һәм 2200 сумнан да артык була алмый.