ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2007 ел
шимбә
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышының 33 нче утырышында катнашты, анда “2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты карап тикшерелде.
Антимонополь хезмәт һәм Росхезмәт вакансияләр турында белдерүләр биргәндә яшьне, җенесне, яшәү урынын һәм гражданлыкны күрсәтүне тыю механизмнарын эшлиләр, чөнки алар “дискриминация характеры”нда.

28
сентябрь, 2007 ел
җомга
Бүген Биектау муниципаль районында Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Дача амнистициясе турында” 93-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышын үткәрде. Утырышта Ведомствоара эшче төркем әгъзасы, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Чаллы шәһәр округында эшлекле сәфәрдә булды һәм чираттагы тапкыр Тарловка поселогы халкы белән аларның поселокларының кайсы территориягә каравы турында бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен очрашты.

27
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Штрафларны түләмәгән өчен йөртүчеләр 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга мөмкиннәр, дип хәбәр итә РФ Федераль суд приставлары хезмәте.“Йөртүчеләрнең утыз көн эчендә ЮХИДИ органнары салган штрафларны түләмәве билгеле булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге затны РФ АПКның 1 өлеш 20.25 статьясы тәртибендә җаваплылыкка тарту турында мәсьәләне карап тикшерергә тиеш.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Бердәм комиссиясе утырышы булды, анда Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында уку дәверендә җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең кунакханәдә яшәүләрен бәяләү турында мәсьәлә карап тикшерелде.
2006-2008 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Программаны үтәү барышы турында мәсьәләне бүген Министрлыкның ачык утырышында тикшерделәр. Төп доклад белән Министрлыкның эшләр идарәчесе С.А.Брусов чыгыш ясады. Ул Юстиция министрлыгында Программаның үтәлеше буенча эшчнең куелышы, шулай ук Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика программасы буенча Министрлык вәкаләтләре турында сөйләде.

26
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бу пәнҗешәмбегә, 27 сентябрьгә үзидарә органыны өчен иң югары яклаучы - Адвокатларның федераль палатасы советы утырышы билгеләнгән иде. Фикер алышуларның төп темасы – билгеләнеше буенча юридик ярдәм күрсәтү. Бу мәсьәлә быелгы җәйдә шул кадәр кискенләште ки, хәтта бөтен суд-хокук системасы эшенә туктатылу куркынычы янады.
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә чыгыш ясады, анда Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары укулары үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Алексеевск, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнарының финанс-бюджет палаталары вәкилләре белән эш киңәшмәсе булды. Анда сүз яңа оешкан муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарының һәм 2006 елның 1 гыйнварына кадәр күрсәтелгән муниципаль районнар территорияләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча бирү (бүлү) актларын раслау турында закон проектларын эшләп бетерү мәсьәләләре хакында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International