ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Ил икътисадының базар юлына күчүе предприятиеләрнең икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләрендә үзгәрешләргә китерә. Менеджмент җайга салынган, җитештерү нәтиҗәле оештырылган предприятиеләр табыш алалар. Икенчеләре исә теге яки бу сәбәпләр аркасында (һәм объектив, һәм субъектив) банкротлыкка юлыгалар. Кызганыч, әмма аларның банкротлыгы аркасында еш кына дәүләтнең, кредиторларның, әлеге предприятиедә эшләүчеләрнең мәнфәгатьләре зыян күрә. Татарстан Республикасында предприятиеләрне финанс ягыннан савыктыру һәм банкротлык системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләрен карап тикшерүгә 2007 елның 15 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмә багышланган иде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов алып барды. ТР Юстиция министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Җәйге яллар чоры булуга карамастан, ТР Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасының норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә килүче документлар саны кимеми. Шулай, 2007 елның 1 июленнән 15 августына кадәр муниципаль раойннарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 294 муниципаль хокукый акт килгән. Алдарак җибәрелгән актлар арасынна бердәм банкка кәгазъгә язылган 400дән артык акт кертелгән.

15
август, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 15 августында Казан Кремленең Вәкил корпусында ТР Президенты М.Ш.Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы үтте, анда ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.
Бүгенге көндә ТР Юстиция министрлыгы карап тикшерүендә “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 438751-4 номерлы федераль закон проекты бар. Закон проекты федераль дәүләт хакимияте органнары һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәдәният һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең башка өлкәләрендә вәкаләтләрне яңадан бүлү карала.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов рәислегендә Бердәм конкурс комиссиясе Казан шәһәренең Космонавтлар ур., 11 й. адресы буенча урнашкан җәмәгать судьялары бинасына капиталь ремонт үткәрүгә конкурста катнашучыларның заявкаларын карап тикшерүгә йомгак ясады. Конкурс үткәрелү турында «Время и деньги» газетасында, www.agzrt.ru. сайтында хәбәр ителгән иде.

14
август, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләү максатларыннан, 2007 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеге турында” карар кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген бәяләү комиссиясе төзелде һәм әлеге комиссиянең нигезләмәсе расланды.
Россия Федерациясе Президенты Укзаы белән Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Рәисә Абдулла кызы Сәхиевага “Россия Федерациясенең атказанган юристы” мактаулы исеме бирелде.
Юстиция министрлыгы коллективы мөхтәрәм коллеганы югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән ихлас котлый. Сезнең көндәлек нәтиҗәле һәм принципиаль хезмәтегез республика дәрәҗәсендә дә, федераль  дәрәҗәдә дә лаеклы бәяләнә. Хөрмәтле Рәисә Абдулловна, Сезгә катлаулы һәм Татарстан Республикасы өчен гаять мөһим хезмәтегездә уңышлар телибез. Халкыбыз һәм дәүләтебез иминлеге өчен башкарылган фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегегез уңай җимешләрен китерсен.
Кичә ТР Юстиция министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТРның «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учреждениесе вәкилләре белән киңәшмә үтте, аны юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров алып барды. Киңәшмә гамәлгә ашырылуы 2008-2010 елларда гражданнарның хокукый культурасын күтәрү буенча республика максатчан программасы кысаларында планлаштырылган торган гражданнарның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны финанслау мәсьәләсен карауга багышланган иде.

13
август, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарына “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләти җайга салу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль законның кайбер нигезләмәләрен, аерым алганда, әлеге Законның 5 статьясының 3 пункты нигезләмәләрен гамәлгә ашыру тәртибен аңлатуны сорап, гражданнар, җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатьләре килә.
10 августта Апас авылының район мәдәният йортында узган район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм рәисләре урынбасарларының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вәкилләренең киңәшмәсендә республика судьялары 2007 елның беренче ярты еллыгындагы эшләренә йомгак ясадылар. ТР Юстиция министрлыгы исеменнән министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International