2006 елның гыйнвар аенда РФ Хөкүмәте “Урынны торак урыны дип, торак урынны яшәү өчен яраксыз дип һәм күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану турында нигезләмәне раслау хакында” карар кабул итте. Ул торак урынына карата таләпләр, торак урынын яшәү өчен яраклы дип тану тәртибен һәм торак яшәү өчен яраксыз, аерым алганда күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану өчен нигезләр билгели. Бу Нигезләмәнең гамәлдә булуы Россия Федерациясе территориясендә урнашкан торак урыннарына аларның милекчелек формасы нинди булуга бәйсез рәвештә тарала.
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән оператив киңәшмәдә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышына әзерлекне оештыру эше турында фикер алыштылар. Утырыш бу елның 24 августында ТР Министрлар Кабинетында узачак. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар һәм бүтән объектларны өлешләп төзү; оешмаларны банкротлыкка чыгару процедураларын үткәргәндә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү буенча, Татарстан Республикасында хуҗалык итүче субъектларның банкротлык процедуралары этапларында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар турында.