ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2007 ел
шимбә
Кичә безнең республикада Удмурт Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Дәүләт хезмәте һәм кадрлар эше идарәсе җитәкчесе А.Н.Скобкарёв эш сәфәре белән булып китте. Үз визиты барышында Александр Николаевич Татарстан Республикасы буенча Теркәүгә алу хезмәте идарәсенең документларны теркәүгә алуга әзерләү залында булды. Бу залның эшен тәэмин итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән.

20
июль, 2007 ел
җомга
2007 елның 2 июленнән 13 июленә кадәр ТР Юстиция министрлыгында В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетының 2 курс студентлары уку-танышу практикасын үтте. Практика барышында алар Министрлык бүлекләре һәм аның структур бүлекчәләре эше белән танышты.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков бүген җирлекләрнең чикләрен тасвирлау белән бәйле мәсьәләләр буенча Алексеевск һәм Чирмешән муниципаль районнарында киңәшмә үткәрде.

19
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Кичә ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карап тикшерү кертелгән иде:
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров «Хөррият» студиясе тарафыннан әзерләнә торган «Проекция» телевизион программасын яздыруда катнашты.

18
июль, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында предприятиеләрне финанс ягыннан тәртипкә кертү һәм банкротлык мәсьәләләре буенча киңәшмә булды, анда арбитраж идарәчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү, банкротлык процедураларын гамәлгә ашырганда дәүләт мөлкәтен куллануны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары ягыннан контрольдә тотуны тормышка ашыру проблемалары турында фикер алышынды.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасының Саба ш.т.п.да гражданнарны күчмә кабул итте.

17
июль, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасының утырышлар залында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсен гамәлгә кую җыены булды.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Кукмара районы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе җитәкчесе Татарстан Республикасы граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International