ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе бинасында 2007 елның беренче яртысына гомуми юрисдикциядәге судлар эшчәнлеге йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Судьялары советы рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Л.В. Романов, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Д.Җ.Сәлахов катнаштылар.
2007 елның 24-25 июлендә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре өчен семинар-укулар булды. Семинар-укулар эшенең беренче көнендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шуннан соң барлык катнашучылар да шәһәр объектлары белән таныштылар.
Әлмәттә эш сәфәрендә булып, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты.

25
июль, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 24 июлендә Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының уртак күчмә утырышы булды. Ул “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча үткәрелүче чараларның барышы турында” мәсьәләсенә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ведомствоның дәүләт серен һәм яшерен характердагы белешмәләрне саклау буенча Даими эшләүче техник комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда элек Татарстан Республикасы Иминлек советының мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара советы утырышында әйтелгән тәкъдимнәргә нигезләнгән министрлыкта мәгълүматны саклау буенча чараларны гамәлгә кую планы расланды.
Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсе булды, анда бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәре буенча планлаштырылган билгеләнешнең үтәлеше, республиканың муниципаль берәмлекләрендә салым салу базасын тулысынча формалаштыруны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов куйган бурычларның гамәлгә ашырылуы барышы карап тикшерелде.

24
июль, 2007 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Конституция суды бинасында “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналы Редакция советының күчмә утырышы булды, анда республиканың хөкүмәт структуралары һәм хокук тәртибен саклау органнарының күп кенә җитәкчеләре катнашты.
2007 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау, Константиновка һәм Пермяк авыл җирлекләре чикләрен аларның территорияләре составына карата таләпләрдән, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләгәндә исәпкә алынырга тиеш яңа критерийлардан чыгып билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

23
июль, 2007 ел
дүшәмбе
ТР Юстиция министрлыгының утырышлар залында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге “Татарстан почтасы” ПЭИ ДУПнең Казан районара почтамты вәкилләре белән бергә семинар-киңәшмә үткәрде, анда Казан шәһәре җәмәгать судьялары суд участокларының канцелярия мөдирләре һәм администраторлары катнашында почта корреспонденциясе белән эшләү өлешендә җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе турында сөйләшенде.
“Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналының чираттагы 4/45 нче саны дөнья күрде. Әлеге санның йөзе – Татарстан Республикасының Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Сергеева. Ул максатка омтылучан һәм иҗади кеше, белеме буенча юрист. Бу аңа бизнеста гына түгел, ә иҗтимагый тормышта да уңышларга ирешергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International