ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы булды. Президиум эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
ТР Дәүләт Советының кече залында “Яңа тарих. ТР Дәүләт Советы журналистлар күзлегеннән” дигән яңа гына табадан төшкән китапны тәкъдир итү булды. Гаять үзенчәлекле бу китапның авторлары – республика газеталарының һәм журналларының баш мөхәррирләре, парламент корреспондентлары һәм депутатлар үзләре. Алар арасында ТР Юстиция министрлыгының “Хокук һәм хәят” журналының баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин, “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире Александр Латышев, ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге җитәкчесе (1995-2003 еллар) Любовь Агеева һәм башка бик күпләр бар. Очрашудан файдаланып, алар парламентның төрле елларда кайнаган эшчәнлеге турында фикерләре белән бүлештеләр.

14
июль, 2007 ел
шимбә
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы буенча Казначылык департаментында үткән “Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан дәүләт заказчылары исеменнән дәгъва бирү эшчәнлеге гамәлгә ашырылу механизмын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.

13
июль, 2007 ел
җомга
12 июльдә республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2007 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның закон чыгару эшенә йомгак ясады. Очрашуда, журналистлардан тыш, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре дә бар иде.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары төзелешенә үзгәрешләр кертү турында” 2007 елның 10 июлендә кабул ителгән УП-347 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасының ике министрлыгы – Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы һәм Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгы бетерелде, Икътисад министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырылды.
2007 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасының яңа оешкан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының һәм күрсәтелгән муниципаль берәмлекләр территориясендә 2006 елның 1 гыйнварына кадәр җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча киңәшмә булды.

12
июль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов Түбән Кама шәһәр чите турында мәсьәлә тикшерелгән киңәшмә үткәрде.

11
июль, 2007 ел
чәршәмбе
Практикантлар Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан 2007 елга расланган Казан дәүләт университетының юридик факультеты  студентлары практикасын үткәрү графигы нигезендә бүген узган лекциядә ТР Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе С.А.Яковлева белән очраштылар.

10
июль, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсе булды, анда җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарга каршы килгән муниципаль хокукый актлар кабул ителүнең типик хаталары һәм киң таралган фактлары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

9
июль, 2007 ел
дүшәмбе
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы делегациясе җитәкчесе сыйфатында Томск шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Аны Томск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык, Томск өлкәсенең мәдәният департаменты, өлкәнең “Туган Ил” татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International