Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 32 нче сессиясе эшендә катнашты, анда ул “Биектау муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында сөйләде.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үзгәртеп кору мәсьәләсе турында фикер алышынган киңәшмәдә катнашты.