2007 елның 27-28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Казан” ММҮдә узган “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Бөтенроссия гамәли конференциясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнарына мөлкәтне һәм бүтән матди чараларны тапшыру турында мәсьәлә каралган киңәшмә утырышында катнашты.