ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында суд приставлары хезмәте һәм башка дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлекне оештыру максатында Чаллы шәһәренең административ комиссиясе эшендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (алга таба – ВЭХС) кертү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу, системалаштыру һәм законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Юстиция министрлыгының 2024 елның 20 маендагы 157 номерлы боерыгы белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү стандарты һәм аның үтәлешен контрольдә тоту тәртибе расланды.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

“Россия - Минем тарихым” тарихи паркы - Россиядә иң масштаблы мультимедия комплексы, ул илебезнең варяглар вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәрге бөтен тарихын үз эченә ала. Паркның географиясе бөтен Россияне колачлый: Санкт - Петербургтан Көньяк-Сахалинскига кадәр, шул исәптән яңа азат ителгән территорияләр Мелитополь һәм Луганск.


7
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан дәүләт юридик бюросы һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең республика буенча идарәсе арасында төзелгән килешү кысаларында, Татарстан территориясендә җәза үтәүче хөкем ителгәннәр даими нигездә түләүсез юридик ярдәм ала алалар.

Авито һәм “Цифрлы икътисад” коммерцияле булмаган автоном оешма Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезонына старт бирде.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары өчен норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары өчен  оештырылган  дүртенче йомгаклау семинар-киңәшмәсе республиканың Әгерҗе муниципаль районында узды. Семинар эшендә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район һәм җирлек башлыклары, республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Ставрополь краенда җәмәгать судьяларын оештыру ягыннан тәэмин итү буенча форум узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International