Республикада беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән юридик өлкәдә дә, һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Татарстан Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы белән актив хезмәттәшлек итә. Атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә “ТР Дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре Фонд мәйданчыгында гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Корпорацияләр кроссы” масштаблы спорт чарасында катнаштылар. 3 км озынлыктагы экстремаль киртәләр белән йөгерү Лебяжье урман паркы территориясендә узды.
Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2024 елның 28-29 маенда Спас муниципаль районында әлеге юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү максатыннан күчмә чара уздырды.
Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.
Министрлык хезмәткәрләре Спас районы җирле үзидарә органнарының торак пунктлардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2024 елның 20 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлеген оештыруны өйрәнүне тәмамлады.
Татарстан Дәүләт юридик бюросы белгечләре республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Министр депутатларга “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программаларына үзгәрешләрне тәкъдим итте.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина 23 майда Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты.