ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" конкурсы 2000 елдан башлап ел саен, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә социаль партнерлык яклары катнашында үткәрелә.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киңәйтелгән аппарат киңәшмәсендә Министрлык ветераннарына һәм хезмәткәрләренә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган медальләрне тапшырдылар.  

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев белән берлектә республиканың Лаеш суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә уздырды. Аның барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендә килеп чыга торган актуаль һәм кыен мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинар ахырында дүрт хезмәткәргә Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Яңа Чишмә районында яшәүче гражданнарны онлайн-режимда кабул итте. Кабул итү барышында җир законнары һәм милек хокукы, үзара салым акчаларын түләү, җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен һәм умарталарны урнаштыруга һәм умарталарны карап тотуга карата куелган таләпләрне үтәү турында сораулар бирелде.

Күркәм традиция буенча Юстиция министрлыгында бүген Министрлык аппараты һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка барачакибалаларын котладылар.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Быел Татарстан Республикасының җәмәгать юстициясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Юстиция министрлыгы үткәргән велоузыш юбилей датасын бәйрәм итү кысаларында уздырылган чараларының берсе булды. Чара ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, идарә башлыгы урынбасары - ТР Суд департаменты Идарәсенең коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Рамил Рамазанов, шулай ук җәмәгать судьялары һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашында узды. Актив катнашканнары өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт!


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

21-24 сентябрьдә "KAZAN DIGITAL WEEK-2020" масштаблы халыкара форумы узачак. Чараның максаты – Россиядә ел саен уздырыла торган иң зур онлайн, аннары оффлайн мәйданчыклар булдыру, аның кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр, эшләнмәләр һәм экспертизалар тупланачак.


21
август, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышын уздырды.

1923 елның маенда ТАССР Юстиция Халык комиссариаты тарафыннан чыгарылган «Совет юстициясе хәбәрләре» журналының беренче саны басыла. Журнал юстиция органнары эшен яктырта, теоретик аңлатмалар, суд хроникасы һәм төрле декретлар, күрсәтмәләр, циркулярлар һәм боерыклар бастырылган рәсми өлештән тора.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча онлайн-режимда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International