Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлекэшләтеп җибәреләчәк.
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Эфир» телеканалында «Тема» программасында «Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген җирле үзидарәнең вәкаләтле вазыйфаи затлары, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле администрацияләрнең нотариаль гамәлләр башкаруга вәкаләтле вазыйфаи затлары өчен нотариаль гамәлләр башкару мәсьәләсе буенча видео аша кабул итү уздырды.
Бу елның мөһим вакыйгаларының берсе җәмәгать судьялары санын арттыру булды. Казан шәһәренең Совет районында өстәмә 2 участок булдырылды, шуларның берсе Яңа Азино ур., 43 адресы буенча урнашкан, анда Юстиция министрлыгы тарафыннан капиталь төзекләндерү үткәрелгән.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылар белән «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшләү» темасына укыту семинары үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың район (шәһәр) судлары вәкилләре белән 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча Буа районы мәдәни үсеш үзәгендә узган киңәшмәдә катнашты.
2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында онлайн-режимда муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
2020 елның 6 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар узды.
2020 елның 5 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән күчмә семинар-киңәшмә үткәрелде.
2020 елның 5 августында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов балигъ булмаган балалары булган, ата-аналары алимент түләүдән качып йөри торган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.