Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Максим Боровков “Милек әйләнешен хокукый җайга салу проблемалары” дип аталган IX Бөтенроссия юридик форумына онлайн форматта кушылды.
Сарманда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре Сарман районы башлыгы һәм район суды рәисе белән бергә районның җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Узган ялларда Казанда 2004 елдан бирле үткәрелеп килә торган “Кросс нации – 2025” Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара “УРАМ” экстрим-паркында һәм “Локомотив” стадионында узды, анда йөгерергә яратучы меңләгән кеше җыелды.
Конкурс инженер һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә, намуслы һәм фидакарь хезмәтне популярлаштыруга, яшьләрне һөнәри үсешкә стимуллаштыруга, шулай ук остазлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Мөһим вакыйга - Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кереште. Сайлауларда аның өчен сайлаучыларның 88,09% тавыш биргән.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 15 хезмәткәре үзләре биләгән вазыйфаларына туры килүгә аттестация уздылар. Аттестация “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы барышында, дәүләт һәм муниципаль органнарның рәсми сайтларын коррупциягә каршы законнар таләпләренә туры килүгә мониторинг нәтиҗәләрен дә кертеп, биш төп мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм К(И)ФУ Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе хакимият органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча уртак эшне дәвам итәләр.
Быел Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Чирек гасыр эчендә җәмәгать юстициясе системасы шактый зур үсеш юлын узды, хезмәткәрләрнең эш шартларын һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын тамырдан яхшыртты.
Рөстәм Миңнеханов өчен 88,09 % сайлаучы тавыш бирде.