2015 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казан Кремлендә уздырылган Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында катнашты.
2015 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасының Юстиции министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион комитетныңЭксперт советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
2015 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Конституцион судының “Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы шартларында конституцион законнарның камилләшүе” дип аталган Фәнни-консультатив советы утырышында һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә һәм Татарстан Республикасы Конституцион судының 15 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Меңъеллык мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән Митинг-концертта катнаштылар. Бу бәйрәм милли татулык идеясе һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
2015 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү өчен Питрәч муниципаль районына барып кайттылар.
2015 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары 27-29 октябрьдә хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү буенча Чаллы шәһәр округына эш сәфәренә чыктылар.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина 2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы Югары суды бинасында уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе урынбасары К.И.Галишников алып барды.
2015 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән аларга тапшырылган кайбер Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә кую мәсьәләләре буенча квартал саен видеоконференция элемтәсе режимында үтә торган киңәшмәнең чираттагысын уздырды.