ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 27 һәм 28 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны тузган торактан күчерү Республика программасын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, Биектау һәм Чистай муниципаль районнарында сәфәрдә булдылар.

Бу елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре,  Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультация төркеме белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Зәй муниципаль районының Бигеш һәм Сәвәләй авыллары халкын кабул итте. 


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларының суд участокларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләре өчен укулар уздырды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә: 

2015 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркемнең җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов алып барды.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 22, 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогы эшчәнлегенең оештырылуын тикшерде. 


23
октябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программалары комплексы буенча видеоконференц элемтә режимында Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре укытылды.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 16 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрелде.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, Яшел Үзән муниципаль районында сәфәрдә булдылар.

2015 елның 20 октябрендә «Россия Дәүләт хокук университеты» Федераль дәүләт югары белем мәгариф бюджет учреждениесенең Казан филиалында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары төгәлләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International