2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару бүлегенең әйдәп баручы консультанты дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфасын биләү буенча конкурс үтте.
Санитар-экологик икеайлык уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре министрлык урнашкан бина янындагы территорияне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәгә чыктылар. Газоннар үткән елдан калган кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистартылды.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәте вәкилләре һәм муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юллау буенча җаваплы булган муниципаль хезмәткәрләр өчен видеоконференция режимында семинар үткәрде.
2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Алар Ватан өчен сугыштылар” иң яхшы рәсем бәйгесенә һәм «Онытмаска ант итәбез!” шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясау буенча Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә жюри утырышы үтте.
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре өчен ел саен оештырыла торган укыту семинар-киңәшмәсендә катнашты.
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Азнакай муниципаль районында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
2015 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин ТР Югары Суды Президиумының И.И.Гыйләҗев рәислегендәге киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында консультант, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үтте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм хакында» Федераль Законны һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында, 2015 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү көне оештырылды.
28 апрельдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12нче эшче төркемнең быелгы өченче утырышы узды. Утырышны эшче төркемнең җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов уздырды.