ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисенең беренче урынбасары Рамиль Шәрифуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышы уздырылды

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Халыкара аналар көненә багышлап, түбәндәге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырды:

күп балалы аналарга яисә аталарга;

ялгыз аналарга яисә аталарга;

инвалид балалар тәрбияләүче аналарга яисә аталарга


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова видеоконференцэлемтә режимында Мөслим муниципаль районы гражданнарын кабул итте. Видеоконференцэлемтәдә районның 4 кешесе катнашты.


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
 2014 елның 25 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан (Идел буе)  федераль университеты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан    «Территорияләр үсешенә нәтиҗәле идарә» программасы буенча муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре квалификациясен күтәрү курслары оештырылды.  

2014 елның 19-21 ноябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү өчен Зеленодольск муниципаль районына барды.  

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы мәсьәләләр бүлеген урнаштыруга һәм җибәрүгә карата бердәм таләпләрен раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карарын гамәлгә ашыруны тикшереп тору кысаларында 2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затларны укыту уздырылды. Барлыгы республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 32 хезмәткәр уку узды.  

Халыкара Вәкиллек үзәге, «Новости России» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы, «Экономическая политика России» журналы редакциясе  www.kremlinrus.ru сайтында «РОССИЯ РЕГИОННАРЫ» региональ икътисад һәм социаль өлкә мәгълүмат базасын (алга таба  – Мәгълүмат базасы) булдыралар

22
ноябрь, 2014 ел
шимбә

2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе О.А.Калашникова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлангыч һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе уздырылды.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында балалар һәм яшьләр арасында “Хокуклар дөньясында бала” мәгълүмат-социаль видеороликларның республика конкурсына йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International