ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм көне уздырылды.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның  20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды

2014 елның 19 ноябрендәКремльдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән Ингушетия Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре очрашты.

2014 елның  19 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы буенча мәгариф чаралары йомгаклары буенча беркетмә йөкләмәсен үтәүгә бәйле мәсьәләләр каралды. 


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Хәрәкәт иминлеге декадасы кысаларында 2014 елның18 ноябрендә  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарыН.В.Рагозина Юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чарада катнашты, анда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары, студентлар, укучылар катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген түбәндәге бүлеге әйдәүче белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды. 

2014 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты уздырылды

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 43 хезмәткәре  Икътисадка идарә һәм хокук институтында  квалификация арттыру курсларын тәмамлады. Курсларны ябуда  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Нуриәхмәтов катнашты

2014 елның  18 ноябрендә  Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышында катнашты, утырышны республика парламенты башлыгы Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.   

2014 елның 17-18 ноябрендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары районда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районына барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International