Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйләүче консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.
2014 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерделәр.
2014 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче йомгаклау утырышы уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты.
2014 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булып узды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты.
2014 елның 8 июлендә Ш.Ш.Яһудин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды. Көн тәртибенә “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” № 654-4 Татарстан Республикасы законы проекты кертелгән иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2014 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Азнакай һәм Буа муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.
1 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре катнашында 2014 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү темасына һәм эшче төркемнәр эшчәнлеге турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
2014 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы уздырылды, анда «Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Әтнә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды.
2014 елның 27 июнендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.