Кичә, 3013 елның 11 августында, Казанның “Локомотив” пляжында триатлон буенча ярышлар ачылышы булды. Триатлонның ярышлар программасы ачык суда 800 м йөзү, 20 км велосипед узышлары һәм 6 км йөгерүдән гыйбарәт иде. Ярышлар төрле яшьтәгеләр төркемнәрендә үтте. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ветераннар төркемендә ярышларда катнашты.
Җәмәгать судьяларын урнашыру өчен ремонт ясалырга тиешле биналар исемлегендә яңа объект барлыкка килде һәм анда тиз арада ремонт эшләре башланып китте. Сүз Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамындагы 40/20 йортында урнашкан, гомуми мәйдан 4766 кв.м. тәшкил иткән бина турында бара.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2013 елның июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы халыкны кабул итүләр үткәрү буенча беренчеләр рәтендә тора. Узган ай дәвамында министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре шәхси кабул итү вакытында 141 гражданны кабул иткәннәр, барлыгы 34 кабул итү башкарылган, аларның 8е җитәкчелек тарафыннан.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш планы нигезендә министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре эш башкару һәм архивны алып бару буенча җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеге оештырылуны өйрәнү максатыннан республиканың җәмәгать судьялары суд участокларына чыгалар.
Бүген, 2013 елның 6 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэми итү бүлекчәсе җитәкчесе дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга бәйге булды.
3013 елның 1 августында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре составына мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге һәм хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты вәкилләре кергән төркем белән республиканың Түбән Кама муниципаль районына күчмә чара үткәрделәр.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанда 2013 елның 1 нче августыннан башланып 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген Зеленодольскта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов республикада җиденче тапкыр оештырылучы әлеге акцияне ачып җибәрде. Хәйрия акциясе аз керемле гаиләләрнең мәктәп яшендәге балаларына, иң беренче чиратта беренче сыйныфка баручыларга уку елына әзерләнергә ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2013 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, 2012 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең җаваплылыгын һәм профессионализмын арттыру турында Татарстан Республикасы Президентында уздырылган киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең 6 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан оештырылган чираттагы укыту семинары уздырылды. Укуларга җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр чакырылды.
2013 елның 26 июлендә Тәтеш шәһәрендә судьялар бергәлегенең күчмә утырышы уздырылды, анда республика шәһәр һәм район судларының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы, шулай ук җәмәгать судьяларының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча фикер алышынды, шулай ук киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләнде.