Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының , Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең 11 нче Татарстан Республикасы Әгерҗе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Татарстан Республикасы Менделеевск районының 1, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
2013елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасының Кайбыч районына бардылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Вахитов районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Бүген, 2013 елның 14 февралендә, Казанда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының IX хисап-сайлау конференциясе үз эшен башлап җибәрде, ул ике көн буена дәвам итәчәк. Беренче көнне конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.
2013 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Сарман районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс булды.
“Балалар университеты” каршында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар Советы әгъзалары тарафыннан төзелгән юридик консультация быел да үз эшен дәвам итә.
"Татарстан Республикасы рәсми порталы" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар конкурсын уздыру кысаларында 2012 ел йомгаклары буенча “Татарча иң яхшы сайт” номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты 1 нче урынны яулады.
10 февральдә “Россия чаңгы юллары-2013” бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында Казан шәһәрендә республиканың иң зур спорт чараларыннан берсе булган “Татарстан чаңгы юллары-2013” республика массакүләм чаңгы ярышларының шәһәр этабы уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Совет районының 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Яңа Савиново районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Совет районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Секретарь вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.