ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 21 декабрендә «Россия юристлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне.


17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белән бергә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районына җирле үзидарә органнарына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан барып кайттылар.

2012 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Анда индивидуаль торак төзү зонасында законсыз рәвештә күпфатирлы йортлар төзүне туктату белән бәйле проблемалар кабат каралды.


14
декабрь, 2012 ел
җомга

Бүген, 2012 елның 14 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында» мәсьәлә каралды.


13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2012 елның 13 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләвен планлаштыруга карата принципиаль якын килүне билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты, 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.


11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Киров районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Арча районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген, 2012 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Анда өч Татарстан Республикасы законы проекты каралды: «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»; «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында»; «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында».


7
декабрь, 2012 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында исә бүген Министрлык коллективы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе И.Н.Гущин белән очрашты.

2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законын кабул итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучыларның дәүләткә карамаган секторында юридик клиникаларның әһәмияте арта төшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International