2012 елның 8 сентябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Спартакиада кысаларында “Ватан” стадионында футбол буенча ярышлар булды. ТР Юстиция министрлыгы командасы 2 уен үткәрде
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы турында” 1999 елның 15 сентябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы законнары җыентыгын әзерләү һәм яңарту эшен дәвам итә. Татарстан Республикасы законнары җыентыгының 3 нче томын рус һәм татар телләрендә әзерләү һәм нәшер итү тәэмин ителде. Аның эчтәлегенә 1 бүлек. Конституциячел законнар кертелде.
“Мир бизнеса” журналы (№ 2, 2012 ел) Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының атказанган юристы М.М.Корманов белән “Законнар системасын камилләштерү” дип аталган әңгәмә бастырып чыгарды. Анда М.М.Корманов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге турындагы һәм республиканың законнар системасын камилләштерү мәсьәләләре хакындагы сорауларга җавап бирә.
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә тикшерү үткәрделәр.