Бүген Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге делегациясе, аңа Яшь юристлар советы әгъзалары – Совет активистлары һәм РЮАнең төбәк бүлеге әгъзалары керде, Ульяновск өлкәсенә китте. Сәфәрнең максаты - Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан “Россия юристлар ассоциациясе”нең төбәк бүлеге белән берлектә оештырылган "ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашу. Россиянең төрле төбәкләренән килгән яшь юристлар “Акчарлак” (“Чайка”) спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында (Идел елгасының Юрма култыгы) яшьләргә хокукый белем бирүгә, аларда кирәкле һөнәри һәм этик сыйфатлар булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан бер төркем чараларда катнашачак.
2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программа кысаларында 2012 елның 9 августында Мамадыш муниципаль районы территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сон авыл җирлекләрендә авыл җирендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итү булды, аны мәгълүмат-консультация бирүче белгечләр төркеме уздырды.