ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасында берничә федераль максатчан программаны  (ФМП) тормышка ашыру өчен, федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең (җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрдәнов) чираттагы айлык утырышы булды.


10
август, 2012 ел
җомга

2012 елның 9 августында Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре Мамадыш муниципаль районында булып кайттылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының (алга таба – Программа) 2012 елның беренче ярты еллыгында үтәлешенә мониторингны Программаны башкаручылар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп үткәрде.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

Кичә, 2012 елның 8 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының  квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булды.

Кичә, 2012 елның 8 августында, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 134 нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә хәл иткеч тавыш бирү хокукы булган әгъзалар билгеләү өчен кандидатуралар турында мәсьәлә каралды (видеоконференция тәртибендә).


8
август, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә, 2012 елның 7 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча тармакара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 3 августында узган чираттан тыш утырышында “Татарстан Республикасында дини экстремизмның торышы һәм аны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары турында” парламент карары кабул ителде.


7
август, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен башкаруны тикшерү графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында тикшерү үткәрделәр.
«Russian law» журналы юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органының Россия Федерациясе субъекты норматив хокукый актларының федераль законнарга каршы килүен тану турында суд карарларын үтәүдән тайчынуы: теория һәм практика” дип аталган мәкаләсен бастырып чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International