ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советын формалаштыру тәртибе турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны имзалады.

17
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Профсоюзлар чикләнмәгән затлар даирәсенең мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать итү хокукына ия булырга мөмкиннәр. “Россия Федерациясенең Гражданлык-процессуаль кодексының 34 һәм 46 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.

15
октябрь, 2011 ел
шимбә
Дәүләт Думасына күпбалалы гаиләләрне транспорт салымыннан азат итү турындагы закон проекты кертелде. Документ авторы – “Гадел Россия” фиркасе депутаты Антон Беляков. Үзгәрешләр РФ Салым кодексының 358 статьясындагы 2 өлешкә кагылыр дип көтелә.

14
октябрь, 2011 ел
җомга
Бүген ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен конкурс утырышы үткәрелде.
Сенаторлар муниципаль берәмлек башлыкларына туганнарын хезмәткә алуны тыю белән килештеләр. 303 нче утырышта “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр хупланды.

13
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә дәүләт граждан хезмәте класслы чиннарын бирү өчен квалификация имтиханнары үткәрелде.
Депутатлар В.М.Заварзин, Г.А.Балыхин, Н.И.Булаев “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законның 24 статьясына үзгәреш кертү хакында” ике закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр, аның нигезендә югары уку йортыннан соң һөнәри белем алучы гражданнарга 2012 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырылудан вакытлыча кичектерү кертү тәкъдим ителә.

12
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы кыска вакыт эчендә бурычларын түләүчеләргә штрафлар коэффициентын киметүне кертү мәсьәләсен тикшерә. Бурычлылар өчен “ташлама” саллы булырга тиеш, бу чара аларны штрафларын тизрәк түләргә этәрер дип көтелә.

11
октябрь, 2011 ел
сишәмбе
Агымдагы ел урман үстерү, аны саклау һәм яклау белән шөгыльләнүче барлык кешеләр өчен аеруча кадерле. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә 2011 ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителде. Ошбу вакыйга белән бәйле рәвештә төрле чаралар оештырыла, аларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы да актив катнаша.

6
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиннарын бирүгә квалификация имтиханнары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International