ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казанда атна агымындаТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган “Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенең актуаль мәсьәләләре” темасына багышланган Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча укыту семинарлары үткәрелә.

8
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды
Д. МедведевНДПИ һәм транспорт салымы ставкаларын үзгәртә торган  2010 елның 27 ноябрендәге 307-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Салым кодексының 342 һәм 361 статьяларына төзәтмәләр кертелә.

6
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрнең мәгрифәти хезмәтләр күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында 2010 елның 23 ноябрендәге 932 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән югары һөнәри белем бирү буенча дәүләт хезмәт күрсәтүләр сыйфатларының Стандарты расланды

4
декабрь, 2010 ел
шимбә
Җомга көнне дәүләт башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” законга кул куйды.


3
декабрь, 2010 ел
җомга
“Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршындагы җәмәгать советы турында” 2010 елның 18 ноябрендәге 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә Татарстан Республикасы министрлыгы (ведомствосы) каршында җәмәгать советы турында Типлаштырылыган нигезләмә расланды.
Һөрмәтле коллегалар! Сезне профессиональ бәйрәм – Юристлар көне һәм “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы төзелүенә 5 ел тулу белән котлыйм.

1
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Төзүче-бөлгенгә үз акчаларын биргән кешеләрнең мәнфәгатьләрен саклау өчен бөлгенлек турындагы законга яңадан төзәтмәләр кертәләр. "Ведомости" хәбәр итүенчә, аларга суд аша төзелеп бетмәгән йортның кисәкләрен алырга рөхсәт итмичә, җирле хакимиятләргә күчемсез милекне конкурс массасыннан сатып алу хокукын бирәчәкләр, шуннан соң җирле хакимият өлешчеләргә үз өлешләрен өләшәчәк.

30
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
Дәүләт Думасы “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 1 һәм 5 статьяларына һәм “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын өченче укылышта кабул итте, әлеге документ нигезендә җәмәгать судьясына һәм җәмәгать судьясы булырга дәгъва итүчегә карата таләпләр “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Законга тәңгәлләштерелде һәм әлеге таләпләр исемлеге киңәйтелде һәм конкретлаштырылды.

29
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 26-28 ноябрендә Казан федераль (Идел буе) университетында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы һәм Оксфордның Россиядәге Фонды ярдәмендә КФУ юридик факультеты һәм юридик факультетның студентлар фәнни җәмгыяте оештырган “Халыкара һәм дәүләт эчендәге хокукның якынайтылуы шартларында хокукларны гамәлгә ашыру: компаративистик анализ” темасына караган студентлар һәм аспирантларның V Халыкара фәнни-практик конференциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International