ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә гражданнар һәм дәүләтнеке булмаган юридик затлар белән үзара бәйләнешләрдә дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) контрольдә тоту, хәл итү, теркәү яки юрисдикция вәкаләтләре, шулай ук әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәртибе һәм вакытлары билгеләнә торган нәтиҗә чыгаруга кертелүче хокукый акт проектларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

29
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналының редакция  советы утырышы узды.  
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү узды.

28
сентябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Дмитрий Медведев “Башкарма производство турында” Федераль законның 74 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль законга һәм “Башкарма производство турында” Федераль законның 112 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль законга кул куйды.
Бүген “Россия Юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Россия Юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Советы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узды.

25
сентябрь, 2009 ел
җомга
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшәү бүлеге җитәкчесе Кәримова Әлфия Рәхимҗан кызы катнашты. Семинар Мәскәүдә “Норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын оештыру һәм үткәрү” программасы кысаларында Куркынычсызлык һәм махсус программалар академиясенең коррупциягә каршы тору үзәге җирлегендә узды.  

24
сентябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Закон проектында “Коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законының мәгънәви аппаратына, коррупциягә каршы сәясәтнең төп принципларына, ТР коррупциягә каршы сәясәте субъектлары исемлегенә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны гамәлгә ашыра торган актлар исемлегенә, коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә төзәтмәләр, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшчәнлегенә граждан җәмгыяте институтларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән нормалар кертелә. 

23
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов  эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды. Белгәнебезчә, юстиция министры М.М.Корманов ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме җитәкчесе булып тора. 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.

22
сентябрь, 2009 ел
сишәмбе
Тиешле указларга дәүләт башлыгы тарафыннан кул куелды. Алар федераль дәүләт хезмәткәрләре һәм дәүләт корпорацияләре һәм фондлары җитәкчеләре тарафыннан тапшырыла торган (шәхси һәм гаилә әгъзалары) керемнәр һәм мөлкәт  турында мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү тәртибен җайга сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International