2024 елның 13-14 ноябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Рәисенең Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашуында катнашты. Очрашу “Казан Экспо” да “РОСТКИ” Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II Форумы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның еллык республика конкурсын уздыру комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.
Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Атна саен, пәнҗешәмбе көннәрендә, ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы базасында гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турындагы Законның 2 статьясына үзгәрешләр кертүгә юнәлдерелгән закон проектын карадылар һәм хупладылар.
Казан шәһәре Идел буе районының 136 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе Илфат Мингалимов 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Яшьләрнең хокукый хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән бу мөһим чарада 60ка якын укучы катнашты.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары өчен “Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар” программасы буенча укулар башланды.
Казанда, Бокс һәм теннис үзәгендә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Федераль порталда бастырылган закон проекты нигезендә, җәмәгать судьялары салым бурычларын түләтү турындагы эшләрне бүтән карамаячак. Салым органнары физик затлардан салым бурычларын суд приставлары хезмәте аша суд тикшерүләреннән башка түләтә алачак. Бу яңалык бурычларны кайтару процессын гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлдерелгән.