Казанда яшәүче аз керемле ханым “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алынган түләүсез юридик ярдәм өчен ихлас рәхмәтен белдерде. 2021 елның декабрендә ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, һәм шуннан бирле аның мәнфәгатьләрен “Столица” ТР Адвокатлар коллегиясе адвокаты Вера Геннадьевна Грохова яклый башлаган.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль нормалар иҗат итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Безнең көч - бердәмлектә!” хәйрия концертында катнашты. Чара Алабугада узды һәм анда бик күп катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Шәһәрнең иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде, шулай ук төрле мастер-класслар оештырылды.
Министрлык хезмәткәрләре тирән кайгы кичерә - 3 ноябрь көнне, 64 нче яшендә Илдар Фуат улы Вафин вафат булды. Хушлашу иртәгә, 4 ноябрьдә, 10:30 сәгатьтә Юдино зиратында була.
“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы базасында атна саен ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә.
Җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү кысаларында Юстиция министрлыгы муниципаль берәмлек эшенә җентекле анализ ясау буенча күчмә чаралар үткәрүне дәвам итә.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыклары кабул ителә.
Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган өч дәүләт вәкаләтен үтәү мәсьәләләре буенча вәкаләтле орган итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Без коррупциягә каршы!” темасына иң яхшы рәсем бәйгесен игълан итте. Төп максат - үсеп килүче буында коррупциягә каршы торучанлык тәрбияләү һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу.