ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгының хокукый ярдәм күрсәтү максатларында җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру турындагы доклад белән чыгыш ясады.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда тест режимында «Вправе.РФ» түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт платформасы эшли.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

1 сентябрьдән Татарстанда “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә башлады.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре лаеклы ялда булган элеккеге хезмәттәшләрен котладылар.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

“Хезмәт резервлары” спорт-савыктыру комплексы һәм “Мирас” спорт комплексы мәйданчыкларында республика Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында футбол буенча турнир узды. Ярышлар дәүләт хезмәткәрләре арасында сәламәтлекне һәм физик активлыкны ныгытуда мөһим роль уйный, бу “Демография” милли проектының “Спорт — тормыш нормасы” федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Иртәгә, 8 октябрьдә, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында туры эфир узачак. Министр республикада яшәүчеләрнең кушымта аша түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләячәк, шулай ук юстиция өлкәсендәге башка цифрлы карарлар турында мәгълүмат белән дә уртаклашачак.

Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ел саен көзге чорда үткәрелә торган “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында республиканың урман массивларын торгызуга үз өлешләрен керттеләр.


5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, анда Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International