Җирле үзидарә органнарын кадрлар белән тәэмин итү, муниципаль хезмәткәрләрнең югары һөнәри дәрәҗәсе муниципалитетлар эшендә өстенлекле юнәлеш булып кала һәм аның мөһим элементлары булып тора.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Буа һәм Чүпрәле районнары җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын тутыру буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чаралар үткәрелде.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының эшчәнлегенең төп юнәлешләре” темасына Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү программасы ачылды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республика халкына муниципалитетларда карарлар кабул итүдә катнашуның мөһимлеге турында искәртте, шулай ук җәмәгать тыңлауларының иҗтимагый фикер алышулардан аермасын һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең ролен аңлатты.
Татарстанның яшь профсоюз активистлары Казанның Җиңү паркы мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның Төркестан өлкәсе Хакиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хакиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуы булды. Җыелышта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Быел татар милли бәйрәме Сабантуй 23 июньдә билгеләп үтеләчәк. Традиция буенча, бәйрәмнең иң матур вакыйгаларының берсе бүләкләр җыю булды. Бу - ерак үткәнгә барып тоташкан яхшы традиция.
20-21 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына ике көнлек стажировка үтте.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова Тәтеш районында муниципаль норматив хокукый актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча күчмә чара үткәрде.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә “Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан административ законнарны гамәлгә ашыруның хокукый мәсьәләләре” дигән темага видеоконференция үткәрелде.