Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр стажировкасы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннары советы утырышы узды. Аны ТР юстиция министры урынбасары, Ветераннар советы рәисе Мөхәррәм Ибәтов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.
Гавриил Романович Державин исемендәге Республика премиясе комитеты утырышында 2024 елда премия алуга дәгъва итүчеләрнең эшләре турында фикер алыштылар. Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Быел конкурска юриспруденция өлкәсендәге эшләр кабул ителде.
Казанда “Өйдән ерактагы өй”дә яшәүче, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Чара Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле катнашында “ТР Дәүләт юридик бюросы” ДКУ тарафыннан үткәрелде.
8 июльдән 14 июльгә кадәр ТР Дәүләт юридик бюросы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча түбәндәге чараларны үткәрергә планлаштыра:
Татарстан Республикасында 2024 елның 8-14 июлендә беренче тапкыр гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы уздырылачак.
Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залында республика Судьялар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда яшәүче 996 кеше мондый ярдәмне алган, нигездә, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, күп балалы гаиләләр түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ппрезидиумы утырышында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы утырышы узды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы Законын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Министр әлеге өлкәдә соңгы өч елдагы эш күрсәткечләре турында сөйләде, шулай ук гамәлгә ашырылган һәм планлаштырылган проектлар турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында Татарстан Республикасы Законының 29 статьясына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт вазыйфалары турында Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында тәкъдим итте.