Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы әгъзалары утырышта бертавыштан 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстанда белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнары проектларын хупладылар
Бүген Алабугага эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин районның хезмәт коллективлары белән очрашты. Төп тема Алабуга муниципаль районының һәм республиканың социаль - икътисадый үсеше йомгаклары буенча фикер алышу булды. Моннан тыш, 8 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында да фикер алыштылар. Әлеге сайлауларның республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия булуы билгеләп үтелде, чөнки алар Татарстанның киләсе биш елга үсеш юлларын билгеләячәк.
30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Төп дәүләт бәйрәме уңаеннан 28 августта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектлар һәм республика программалары кысаларында чаралар тулысынча гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабугада укытучыларның ел саен уздырыла торган август конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гадәттәгечә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә кушылды. Бөтен илдәге кебек үк республикада да акция 1 сентябрь алдыннан, ата-аналар һәм балалар яңа уку елына әзерләнгән чакта уза.
Казанда, Кабан күле буенда, гаиләләр илебезнең төп символы хөрмәтенә оригиналь флешмоб оештырдылар.
Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августыннан премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә җәмәгать судьялары аппаратларының биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Татарстан дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре республиканың ерак районнарына һәм торак пунктларына даими чыгалар. 2024 елда инде 15 сәфәр кылынган. Ел ахырына кадәр тагын 20 торак пунктка бару планлаштырыла.