ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX съездына әзерлек кысаларында онлайн-конференция узды.  Анда республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Фикер алышуның төп темасы гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль законны гамәлгә ашыру булды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең территориаль оешмалары буенча закон чыгару инициативасын гамәлгә ашырганда торак пунктларны бетерү процедурасына кагылышлы нормалар чыгару мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Казанда “Ел юристы” югары юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы булды. “Ел юристы” премиясе ел саен Юристлар көнен бәйрәм итү кысаларында бирелә һәм хокук белгечләренең җәмгыять һәм дәүләт алдындагы казанышларын тану булып тора.

Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан төрле дәүләт структуралары вәкилләре катнашында оештырылды.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы юридик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм ветераннары! Сезне Юристлар көне белән котлыйм!


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге 910 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын республика муниципаль берәмлекләре территориясендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында республика органнарының норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик чыгыш ясады, ул гамәлдәге норматив актларга карата уңай динамиканы билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика башкарма хакимият органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышы узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик чыгыш ясады.


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган Федераль регистрларны һәм норматив хокукый актларның дәүләт реестрларын алып бару буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

“Ливадия” шифаханәсендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан ТР профсоюзлар хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган чара - эшләүче һәм укучы яшьләр арасында “Елның профсоюз командасы” II Республика смотр-конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International