ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 12 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт адресы буенча конкурсның икенче (турыдан-туры) этабы узачак.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

23-24 октябрьдә "Мәскәү" мәдәни үзәге мәйданчыгында республиканың юридик клиникалары һәм юридик үзәкләре белгечләре өчен мәктәп-семинар узды.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы 2 һәм 3 ноябрьдә «Берләшмә» йомгаклау форумын үткәрә.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова белән очрашты.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының республиканың үзләренә тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы; «Җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елның 9 аенда муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәк булган  мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү турында» темаларына видеоконференция режимында семинар-киңәшмә үткәрде.  


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Тәмамланмаган төзелеш объектлары: хокукларны тану һәм рәсмиләштерү, тартып алу һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре" темасына укыту семинары үткәрде.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Мөхәррәм Ибәтов студентларга хокукый җайга салу һәм дәүләт граждан хезмәтенең үзенчәлекләре, аның үсеш перспективалары, дәүләт граждан хезмәткәренең статусы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарихы турында сөйләде, шулай ук курсантларның төрле сорауларына җавап бирде.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Күчемсез милек объектларын тартып алу» темасына кабул итү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International