Республиканың Саба районында яшәүче ир-атка 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы, алимент буенча 63 мең сумнан артыграк бурычы җыелганга күрә, 50 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Суд материалларыннан мәгълүм булганча, 57 яшьлек ир-ат үзенең балигъ булмаган баласына 2025 елның февраленнән апреленә кадәр алимент түләмәгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы суд процессларында катнашучыларның игътибарын башкарма документларны электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлегенә юнәлтә. Башкару кәгазе һәм суд приказы, гадәттәгечә, түләтүчегә шәхсән тапшырыла, әмма альтернатива - электрон юллама да бар.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме 2025 елның 19-20 маенда Бөгелмә районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде.
XIII Петербург халыкара юридик форумы кысаларында заманча хокук өлкәсенең түләүсез юридик ярдәм системасын үстерүне дә үз эченә алган төп мәсьәләләре буенча дискуссияләр булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карадылар һәм хупладылар. Утырышны министрның беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.
2025 елның I кварталында Татарстан юристлары махсус хәрби операциядә катнашучы 440 тан артык ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте паблигының туры эфирында татарстанлылар күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.
Казанның Совет районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы элеккеге ирен мыскыл иткән өчен бер хатынга 3 мең сум штраф салган.
Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2025 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде.
Республика фәнни-гамәли үзәгендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсезй юридик ярдәм күрсәтелде. Чараны Татарстан Дәүләт юридик бюросы оештырды.