ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Министр депутатларга “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программаларына үзгәрешләрне тәкъдим итте.  


24
май, 2024 ел
җомга

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина 23 майда Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтү дәвам ителә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итә.


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 майда министр урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Лилия Хәбибуллина һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Адель Сафин Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә узган ведомствоара эшлекле очрашуда катнаштылар.

2024 елның 21-22 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү буенча күчмә чара үткәрелде.


17
май, 2024 ел
җомга

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтү дәвам ителә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итә.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең “Кадрлар үзәге” проектының финалында остаз сыйфатында катнашты.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

16 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына Министрлык хезмәткәрләре өчен махсус рәвештә “РЕПЛИКА” (Казан шәһәре) әдәби-музыкаль театрының ПОZЫВНОЙ ПОБЕДА дип аталган (Россия Язучылар берлеге әгъзалары шагыйрьләре шигырьләре буенча спектакль) спектакле узды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә видеоконференция режимында агымдагы елның 1 кварталында иҗтимагый хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча киңәшмә узды.Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә видеоконференция режимында агымдагы елның 1 кварталында иҗтимагый хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International