2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә катнашты.
2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
2016 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Бу Палата эшсезлек өчен җыемнар билгели” темасына “Парламент дебатлары” яшьләр интеллектуаль уенында парламент фикер алышуларында катнашты.
2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Мәскәү шәһәрендә Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты тарафыннан уздырылган “Җәмгыятьтә конфликтлылыкны киметү һәм хокукый культураны үстерүдә медиация процедурасының роле” темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
2016 елның 23 ноябрендәТатарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел сен уздырыла торган республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыруның максаты - ятим балаларга; ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларга; ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга; үз гаиләсенә ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларны алырга теләгән затларга, балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга (аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге төркемнәргә керүчеләрне балаларның, ата-аналарның, опекуннарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, хокукый характердагы актуаль мәсьәләләр буенча белемнәрен күтәрү.
2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв белемнәрен күтәрүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
2016 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов комплекслы күп төр көрәш буенча ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры ачылышында катнашты.
2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Казан дәүләт яшь тамашачы театрында” республиканың өченче “Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати- социаль видеороликлар конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.