2016 елның 28 октябрендә “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары узды.
2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин алып барды.
2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.
2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин белән берлектә “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасының үтәлеше барышына планлы тикшерү уздырдылар.
2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, район һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеген межалау чикләрен үзгәртү процедурасын уздыру мәсьәләләре буенча районның җирле үзидарә органнары һәм Биектау авыл җирлеге вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Биектау районына чыктылар.
2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә оештырылган традицион бәйрәмендә катнашты.
2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 4 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 11 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.
2016 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнашты.
2016 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышы узды
2016 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты, шулай ук “Россия дәүләтчелегенең теоретик һәм тарихи-хокукый нигезләре” түгәрәк өстәле эшендә катнашып, анда “Заманча Россия дәүләтчелегендә түләүсез юридик ярдәм институтының роле” дигән доклад белән чыгыш ясады.