Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте арасында 2016-2017 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә каралган чараларны гамәлгә ашыру максатыннан 2016 елның 26 нчы һәм 27 нче сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясенең Санкт-Петербургның җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә визиты оештырылды.
2016 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитеты экспертлар советының хокукый мәсьәләләр буенча утырышы узды.
2016 елның 28 сентябрендә Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче һәм 10 нчы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр барышында янгын чыга калган очракта кешеләрне эвакуацияләү эшләре һәм хезмәткәрләрнең үз-үзләрен ничек тотарга тиешлекләре күзалланып, тиешле гамәлләр кылынды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 2016 елның 27 сентябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
“Россия дәүләт хокук университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2016 елның 23 һәм 27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.
2016 елның 25 сентябрендә Казанның Меңьеллык мәйданында “Милләтләр кроссы-2016” Бөтенроссия йөгерү көненең төп стартлары узды. Әлеге масштаблы спорт чарасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә ел саен катнашалар.
2016 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын тапшырдылар.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2016 елның 30 сентябреннән 10 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге кешеләргә юридик консультация бирү буенча (843) 223-02-13 кайнар линиясе эшли.
2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертлар катнашындагы белем бирү семинарында катнашты.
2016 елның 21 сентябрендә “Экстремистлыкка – Юк!” айлыгын уздыру чаралары планының 19 пунктын гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференция режимында “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, экстремистлыкны һәм террорчылыкны профилактикалау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре” темасына белем бирү семинары уздырылды.