Республикада суд участокларына бүленгән 190 җәмәгать судьясы гадел хөкемне гамәлгә ашыра. Җәмәгать судьялары бәйсез һәм бары тик Конституциягә һәм законга гына буйсыналар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппаратларын матди-техник, оештыру, хокукый һәм финанс тәэмин итү өлешендәге эшне тикшереп тора. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев Татарстан радиосына биргән интервьюсында искәртте.
Хәзерге вакытта инде кадрлар проектында катнашуга махсус хәрби операциянең 873 ветераны һәм катнашучылары гариза биргән.
Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган ир-атның әнисенең хокукларын яклады. Ханым улын махсус хәрби операциядә һәлак булган дип тануда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы составыннан пенсиягә чыкканнан соң депутат буларак эшчәнлеген тәмамлаган Шакир Шахмед улы Яһудин чыгарылды. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны министр Рөстәм Заһидуллин үткәрде. Чарада Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре, шулай ук республика хокук саклау органнарының чакырылган вәкилләре катнашты.
Физик затлардан мәҗбүри түләүләр түләү буенча салым бурычын түләтүнең судтан тыш тәртибен кертүне күздә тоткан законны чыгару инициативасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каравында тора. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Казанские Ведомости” газетасының баш мөхәррире белән әңгәмәсендә хәбәр итте.
Бүген Алабуга районы Советының хисап сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары яки Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупциячел җинаятьләр фактлары турында (843) 222-60-30 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә муниципаль хезмәткәрләр өчен муниципаль берәмлекләр уставларын кануннарга туры китерү мәсьәләсенә багышланган семинар узды.
“Мирный” чаңгы-биатлон комплексында 2025 елда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды. Спартакиада, гадәттәгечә, чаңгы ярышларыннан башланды.