Бүген Югары Осланда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында республика Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Утырышта махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасында күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик 14 мартта 11:00 сәгатьтә “Норматив хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның республика конкурсы” темасына туры элемтә уздырачак.
Татарстан Дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашып һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Казанда яшәүче ханым әтисенең үлү турындагы таныклыгында техник хата китү аркасында махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган ир-атның гаиләсенең тиешле түләүләрне ала алмавын хәбәр итте. Әтисенең исеме дөрес язылмау аларның туганлыгын шик астына куйган. Мәсьәләне хәл итү өчен аларның туганлыгын суд аша билгеләргә кирәк булды.
Бүген Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Апас, Кукмара, Лаеш һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.
Казанның Совет районы буенча 5 нче суд участогында кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәс буенча гражданлык эше каралды.
Гражданнарның суд утырышларында веб-катнашуы проектының нечкәлекләре турында Татарстан Юстиция министрлыгында өлкән җәмәгать судьялары белән узган киңәшмәдә фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы, башкаладан читтә күчмә кабул итүләр оештырып, республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 2024 елда бюроның юрмобиле 5000 чакрымнан артык араны узды, республиканың 200дән артык гражданына хокукый консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенә 2018 елдан “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелде. Система автоматик режимда хокукый җайга салудагы каршылыкларны һәм җитешсезлекләрне ачыклый. Эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алып барыла.
ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары атна саен республикада “Ватанны саклаучылар” фонды мәйданчыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Чираттагы кабул итү кысаларында 19 граждан кабул ителде.
2025 елның мартында җирле үзидарә турында республика законына төзәтмәләр үз көченә керде. 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына 2025 елның 28 февралендә имза салынды. Кертелгән үзгәрешләр белән муниципаль районның һәм шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә муниципаль мәгариф оешмаларында спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программалары буенча өлкәннәргә өстәмә белем бирүне оештыру өстәлде.