2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Кукмара муниципаль районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Бүген 2015 елның 17 июнендә тантаналы рәвештә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Хөкем йорты ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, ТРда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М.Салихов, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының федераль хезмәте идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының баш суд приставы Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм башкалар катнашты.