ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә үткәрелгән татар халкының сабантуй милли бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм тантанасында ул кунакларга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен җиткерде.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Координацион совет утырышында катнашты. “ТР законнарын камилләштерү мәсьәләләре: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип аталган төп докладны да ул ясады.

2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советының күчмә утырышында катнашты.


26
июнь, 2015 ел
җомга

24 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашында быел икенче мәртәбә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы үтте.


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире вазыйфаларына конкурс үткәрелде.

2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районына барып кайттылар.  

 

2015 елның 24 июнендә министр урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районына килеп, районда яшәүче гражданнарны кабул итте.

2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Кеше хокукларын саклау өлкәсендә кадрлар әзерләү методикасына кагылышлы мәсьәләләр буенча уздырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Кукмара муниципаль районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Комиссия рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International