Бүген, 2013 елның 11 сентябрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә уздырылды, анда "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына адмимнистратив хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законын Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Киңәшмә эше 2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча башкарылды.
2013 елның 20 сентябрендә Россия юристлары ассоциясе Халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
Әлеге чара кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституциясе суды аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, республика Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясендә Халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
2013 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасының 14 закон проекты каралды, шуларның 9ы Эксперт советы тарафыннан хупланды, 4се эшләп бетерергә җибәрелде, 1се кичектереп торылды.
2013 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г.Гайфетдинов белән бергә, Һади Такташ урамындагы бинаны ремонтлау эшләрен карап чыктылар. Бинаны тапшыру срогы –2013 елның ноябре.
2013 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатларында Баулы муниципаль районына бардылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
2013 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз хезмәткәрләре өчен җәйге Спартакиада уздыра.
Чара Оренбург трактында урнашкан “Үләндә хоккей” күп функцияле спорт комплексында узачак.
“Право и государство” журналы (№6, 2013 ел) юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның “Күп фатирлы индивидуаль йорт: хокукый аспекты һәм суд практикасы” мәкаләсен бастырып чыгарды.
2013 елның 1 сентябрендә Балтач урта гомуми белем мәктәбендә яңа уку елы хокук белемнәре дәресе белән башланып китте, аны Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы М.М. Корманов уздырды.
Россиядә 1 сентябрьдә Белем көне һәм яңа уку елы башлану билгеләп үтелә.
Сентябрьнең беренче көне һәрвакыт бөтен халык бәйрәме буларак кабул ителә. Гадәттәгечә бу көнне мәктәпләрдә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар уздырыла.
Яңа уку елының беренче көнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында бәйрәм чараларында катнашты.
Муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин белән бергә юстиция министры М.М. Корманов Балтач урта гомуми белем мәктәбенең тантаналы линейкасында булды, бу мәктәптә әле генә капиталь ремонт тәмамланган.