2013 елның 22 сентябрендә “Казан-Арена” стадионы тирәсендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүчеләр дә, профессионаллар да җыелган иде, алар йөгерү буенча “Бөтен халык кроссы -2013”тә катнашырга килгәннәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге вакыйганың тарихы бай һәм ул Бөтенроссия йөгерү көненә багышлана.
2013 елның 14-15 сентябрендә Киров шәһәрендә “Россия юристлары ассоциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол буенча IV бөтенроссия турниры узачак, аның йомгаклары буенча Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре арасында 2013 елның иң көчле командасы билгеләнәчәк.
Кичә “Үләндә хоккей үзәге”ндә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып узды.
Спартакиадада капитаны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов булган 1 нче команда җиңеп чыкты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының күчмә Кубогын яулады. Бу команданың спортчылары составына эшләр алып бару һәм документлар әйләнеше секторы, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге, финанс бүлеге һәм административ-хуҗалык секторы хезмәткәрләре кергән иде.